Баса алмый йөрәгемне,
Үткәннәргә чабам.
Тарих җиле дәва: без бит
Башлам түгел, дәвам.
Тарих көле тояклардан
Каладыр бөркелеп.
Нигә көнем – булмый икән
Илем, халкым, телем?
Чабам, чабам үткән аша
Киләчәккә таба.
Тарих уты ат ялына,
Йөрәгемә каба.
РАФЫЙК ЮНЫС.
Post #2037
456
- ❤ 10
- 👍 1