Татарстанның халык шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин Удмуртиядә булган тетрәндергеч вакыйгага карата бик көчле шигырь язып калдырган иде.
УДМУРТ ЯНА
Удмурт яна мәйдан уртасында,
Дөрләп яна туган тел диеп...
Кайсы халыкка да тел газиз шул,
Кайсы халыкка да тел – бөек!
Яна Удмут, яна ялкынланып,
Удмурт Телен ялкын ялмаган. Туйган, димәк,
Удмут ялганнардан,
Башка чара, димәк, калмаган...
Удмурт Теле хәзер – ялкын теле,
Удмурт Теле хәзер – ут теле,
Ялкынланса гына яна шул ут,
Ялкынланса гына ут – тере...
Янып бетсә, ялкынланып бетсә,
Көлгә калса әгәр, тел – үле...
Бер милләт тә үз теләге белән,
Юк, теләми теле үлүне...
Удмурт яна! Удмурт Теле яна!
Ничек аңларга бу Януны?
Удмуртның бу әллә үлемеме?
Әллә инде бу – уянумы?
Бу - Удмуртның чарасызлыгыдыр.
Бу – Удмутның соңгы таләбе!
Уятырмы мәрткә киткәннәрне
Удмуртның бу соңгы гамәле?
Газиз теле өчен, халкы өчен
Утта янган Удмурт хаклымы?
Ә хакимнәр безне яклыймы соң?
Ә хакимнәр безнең яклымы?
Ник үләргә тиеш безнең телләр?
Ник бетәргә тиеш әле без?
Яшәү белән үлем арасында
Безнең телләр, безнең хәлебез!
Удмурт яна! Удмурт Теле яна...
Татарга да тия ялкыны...
Бу ялкын бит Россиядәге
Үлеп барган телләр салкыны...
Post #2026
476
- 👍 26