Шанхай
Шанхай төрек-татар мөһаҗирләре мине күптән көтәләр икән. Ерак Шәрекъ гәзитәләрендә минем килүем хакында хәбәрләр булганга, болар Аурупадан килгән һәрбер вапур нә кеби каршы алганнар. Хәтта берсе берлә килеп чыгуым мөхәкъкак дип ышанганга, август аенда киләчәк Италия вапурының килүенә бер банкет та хәзерләгән булганнар вә, мин вапурда булмагач, үзара гына мәҗлесләрне уздырганнар. Икенче октябрьдә сәгать өчләр тирәсендә Шанхайның гүмүрек генә килеп кергәндә дә, безне көтәләр иде. Бәхеткә каршы, минем чемоданнарым да вапурдан килеп чыккан икән, бик тиз генә алып тамга түрәсенә күрсәттем дә чыгарга ишек төбенә килдем, анда «Гаяз абзый, хуш килдегез!» дигән тавышны ишеттем. Бу мәрхүм Харбин имамы Гыйниять әфәнденең энесе Кәшшаф әфәнде1 иде. Аның янындагы бер егет тә сәлам бирде, ишектән чыгып өлгерә алмадым, икесе дә килеп күрештеләр. Танымаганым Уфаның Фазлыйәхмәт Мамлиевнең углы Ибраһим әфәнде икән2, ул бу тарафларга чигенгән татар гаскәре берлә әфисәр булып килгән дә, Ерак Шәрекъның төрле тарафында булынып, хәзер Шанхайда йирләшкән икән.
Дәвамы сайтыбызда: isxaki.com/2020/08/25/шанхай-2/
Post #2024
393
Forwarded from Гаяз Исхакый
- 👍 6