Post #2016
556
Югарыдагы темага әйләнеп кайтканда. Казанда Гаяз Исхакый музее юк. Исхакыйга һәйкәл һаман куелмады! Исхакый урамы - беркем белмәгән җирдә бер тыкрык. Исхакый авылы Яуширмәдәге аның музее һаман кеше карарлык хәлгә китерелмәде. Гәрчә заманында Татарстан Президенты моны кушкан булса да. Исхакый исеменә зур, рәсми чаралар үткәрелми. Бары тик энтузиастлар дәрәҗәсендә генә. Еш кына качып-посып, артык тавыш чыгармыйча. Исхакый юбилейлары да тиешле дәрәҗәдә Татарстан күләмендә үткәрелми. Оят!
- 🔥 14
- ❤ 4
- 😢 2