Илебезнең киләчәге
Кара көннәр үтеп, татар халкы
Рәхәт яшәр әле тагы да.
Җырак түгел, дуслар, без яшибез
Милли азатлыкның таңында.
Тиздән инде милли кояш чыгар,
Матурланыр Урал буйлары.
Йоклый алмыйм, дуслар, изә мине
Милли азатлыкның булмавы.
Күз алдыма килә Чыңгыз ханнар,
Күз алдыма килә Батыйлар.
Идел буйларында тиздән инде
Бәхет чәчәкләре атарлар.
Дошман баскан пычрак кара эзләрне
Җыракларга себереп түгәрбез.
Кайгы-хәсрәт, кара минутларны
Тиздән инде таптап күмәрбез.
Илебезгә якты нурын чәчәр
Зөһрә йолдыз - Казан каласы.
Хуҗа булыр тагы үз иленә
Изелеп килгән татар баласы.
Минһаҗ Исмагыйли
(1910-1995)
Post #2014
446
- 👍 14
- 🔥 1