Татар гаскәре
Булган, диләр, татар гаскәренең
Жир тетрәткән батыр чаклары.
Бернидән курыкмый Дөлдөл кебек,
Утка керә торган атлары.
Шул атларга менеп Урта Азиядән
Жыракларга кадәр килгәннәр.
Күп җирләргә алар хуҗа булып,
Һичберкемнән курыкмый җөргәннәр.
Кешеләр генә түгел, хайваннар да
Тез чүккәннәр татар алдында.
Калтырап торган бөтен дөнья халкы
Татарларны күргән чагында.
Арысландай алар көчле булган,
Дошманнарны бик тиз җиңгәннәр.
Күп җирләрне таптап, яшен кебек,
Ромаларга кадәр җиткәннәр.
Кайда хәзер Чыңгыз, Батый, Субәдәй?
Жир тетрәткән үткен атлары.
Тар-мар итеп дошман гаскәрләрен,
Шатланышып кайткан чаклары?
Кайда киткән алар - арысланнар,
Нигә тагы кайтып килмиләр?
Нигә тагы алар дер селкетеп,
Евразияне таптап җөрмиләр?
Әйдә атлыйк, дустым, алга таба
Чыңгыз, Батый җөргән юллардан.
Дошман калтырап торсын безне күреп
Тимер-корыч кебек куллардан.
Минһаҗ Исмагыйли
Post #1999
401
- 👍 18