ТАТАР БУЛЫГЫЗ!
1) Бөтен җирдә татарча сөйләшегез. Иң баштан татарча өндәшегез, аңламаслар башка телдә. Татар теле һәрвакыт №1 урында һәм бу бәхәссез.
2) Социаль челтәрләрдә ТАТАРЧА да языгыз! Иң баштан Татарча, аннары теләсә кайсы телдә. Сезнең әбүнәчеләрегез, подписчикларыгыз ягъни, күпчелеге татарча белми диярсез. Шуннан? Алар белмәгәнгә генә Сез татарлыкны югалтмыйсыз бит. Татарча языгыз. Бәлки гомердә булмаганы алар да татар телен күрер. Татарча язу – үз-үзеңә хөрмәт күрсәткече. Ә инде русча яки башка телләргә язу, татарчага яки татарчадан тәрҗемә итү җайсыз дия аласыз. Бу очракта үз-үзегезгә шундый сорау бирегез: миңа нәрсә үз туган телем җайсызмы? Алай булса бу телне сиңа бүләк иткән әниең дә җайсыз була түгелме?
3) Татарларга маяк һәм төре символ булыгыз. Татарлыгыгызны барлык җирдә күрсәтегез: татар байрагы, тасмасы, милли кием, кимендә бер түбәтәй киегез.
4) Башка татарларга ярдәм итәгез. Булдыра алмасагыз – моңа омтылыгыз. Татарлык димәк ярдәмләшү!
5) Татарлыкны алга сөргән Татарларга булышыгыз!
6) Татар телле контент булдырыгыз. Син матур рәсем ясыйсың һәм ясауны видеога төшәрсеңме? Бәлки син тегәсең, музыка уйныйсың һ.б. Болар хаккында татарча видео төшер һәм интернетта тарат. Биш кеше күрәме, 5 меңме – мөһим түгел. Иң мөһиме син татар телен үстерүгә үз өлешеңне кертәсең.
7) Татар милли хәрәкәтенә кушыл һәм актив катнаш!
Азатлык
Post #1998
437
- 👍 33
- ❤ 9