30 август - Татарстан Суверенитеты көнендә "Азатлык" Татар яшьләре берлеге активистлары Казан урамнарында (өч төрле мәйданда) Камал театры, Бауман урамы һәм Кремль ягында
5 000 Татар байракчыклары таратты.
Бик көчле басым булды, активистларыбызны куркытырга тырыштылар, төрле яктан аяк чалдылар, таратуны туктатырга теләделәр - бернигә карамастан байраклар таратылды, башкалабыз урамнары Татар байраклары төсләренә бизәлде. Байраклар да бик тиз бетте, милләттәшләребез бик теләп алды. Хәтта шулкадәр тиз таратылды ки, фотога төшерергә түгел, пакетлардан чыгарырга өлгерә алмый идек. Афәрин!
Байракларга теләктәшлек күрсәтүчеләргә бик зур рәхмәт!
Азатлык
Post #1982
451










- ❤ 33
- 🔥 6
- 👍 4