TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #1975 419
Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турында Декларация

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Югары Советы,
- республиканың күпмилләтле халкы язмышы өчен тарихи җаваплылыкны аңлап;
- Россия Федерациясендә һәм Совет Социалистик Республикалар Союзында яшәүче барлык халыкларның суверен хокукларына ихтирам белдереп;
- автономияле республика статусының аның күпмилләтле халкының киләчәктә сәяси, экономик, социаль һәм рухи үсеше мәнфәгатьләренә туры килмәвен күрсәтеп үтеп;
- татар милләтенең, республикада яшәүче бөтен халыкның үзбилгеләнүгә булган аерылгысыз хокукын тормышка ашырып;
- демократик хокукый дәүләт төзергә омтылып,

1. Татарстанның дәүләт суверенитетын игълан итә һәм аны Татарстан Совет Социалистик Республикасы — Татарстан Республикасы итеп үзгәртә.

2. Татарстан ССР территориясендәге җир һәм аның байлыклары, башка табигый байлыклар һәм башка ресурслар бары тик аның халкының милке булып тора.

3. Татарстан ССР үз территориясендә яшәүче барлык гражданнарга, нинди милләттән булуларына, социаль чыгышлары, диннәре, политик инанулары нинди булуга һәм башка аерымлыкларга карамастан, кешегә тигез хокуклар һәм ирек гарантияли.
Татарстан ССРда татар һәм рус телләренең дәүләт теле сыйфатында тигез хокуклы кулланылуы, башка милләтләрнең телләрен саклау һәм үстерү гарантияләнә.

4. Киләчәктә Конституциядә, башка хокукый норматив актларда, дәүләт тормышында дәүләтнең рәсми исемен «Татарстан Совет Социалистик Республикасы» (Татарстан ССР яки Татарстан Республикасы) дип кулланырга. Республика дәүләт властеның югары органын — «Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы» дип, ә ул кабул итә торган актларны — «Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы актлары» дип исемләргә.

5. Бу Декларация Татарстан ССР Конституциясен эшләү, Татарстан ССР законнарын үстерү өчен, Татарстан ССРның Союз договорын РСФСР һәм башка республикалар белән договорлар әзерләүдә һәм төзүдә катнашуы өчен, Татарстан ССР дәүләт төзелешенең аеруча мөһим мәсьәләләрен һәм аның ССР Союзы, РСФСР һәм башка республикалар белән мөнәсәбәтләрен аның халкы тикшерүенә чыгару өчен нигез булып тора.
Татарстан ССР Конституциясе һәм законнары Татарстан ССРның бөтен территориясендә өстенлекле.

6. Татарстан ССРның яңа Конституциясен, башка законнарны һәм норматив актларны кабул иткәнгә кадәр Татарстан ССР территориясендә Татарстан ССРның, РСФСР һәм ССР Союзының Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турындагы Декларациягә каршы килми торган законнары һәм закон актлары гамәлдә булуны дәвам иттерә.

Бу Декларация аны кабул итү вакытыннан көченә керә.

Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы Рәисе М. ШӘЙМИЕВ
Казан,1990 ел, 30 август

Декларация о государственном суверенитете Республики Татарстан

Верховный Совет Татарской Автономной Советской Социалистической Республики,
- сознавая историческую ответственность за судьбу многонационального народа республики;
- свидетельствуя уважение к суверенным правам всех народов, населяющих Российскую Федерацию и Союз Советских Социалистических Республик;
- отмечая несоответствие статуса автономной республики интересам дальнейшего политического, экономического, социального и духовного развития ее многонационального народа;
- реализуя неотъемлемое право татарской нации, всего народа республики на самоопределение;
- стремясь создать демократическое правовое государство.

1. Провозглашает государственный суверенитет Татарии и преобразует ее в Татарскую Советскую Социалистическую Республику - Республику Татарстан.

2. Земля, ее недра, природные богатства и другие ресурсы на территории Татарской ССР являются исключительной собственностью ее народа.

3. Татарская ССР гарантирует всем проживающим на ее территории гражданам независимо от их национальности, социального происхождения, вероисповедания, политических убеждений, других различий равные права и свободы человека. В Татарской ССР гарантируется равноправное функционирование татарского и русского языков в качестве государственных, сохранение и развитие языков других национальностей.
  • 🔥 20
  • 👍 1
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →