TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #1954 539
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ #Суверенитет
ТАТАРСТАН СУВЕРЕНИТЕТЫ КӨНЕН ОНЫТТЫРМЫЙК!

Бик тиздән татар халкы тарихындагы иң мөһим көннәрнең берсен – Татарстанның Суверенлыгы хакында Декларация кабул ителүнең 34 еллыгын билгеләп үтәчәк. Әлеге олы вакыйгадан инде 33 ел үтте, әйе, шактый күп артка чигендек, башлаган ноктага кире әйләнеп тә кайттык.

Әмма милләт бетә инде дип зарланышып утырудан да, лайклар куюдан да бернинди файда юк. Татарларда милли хис, милли үзаңны арттыру өчен эшләү, тарихыбызны искә төшерү мөһим!

Шуңа да 30 август – Декларация кабул ителү көненең төп асылын милләттәшләрбезгә искә төшерү дөрес булыр. Аңлашыла, югары дәрәҗәдә бу эш башкарылмас, шуңа ул милли җанлы энтузиастларга кала.

"Азатлык" Татар яшьләре берлеге 30 августта Казанда һәм Чаллыда берничә ялгыз пикет һәм шәһәр урамнарында меңләгән татар байракчыклары таратып Суверенитет көнен хәтерләтергә ниятли.

Татар телен мәктәпләрдән куып чыгарган вакытларда, милли активистларга басым булган заманда, татарлык тәмам Татарстанның бөтен почмакларыннын куып чыгарылган чорда, безгә ничек тә милли үзаңны сакларга һәм ныгытырга кирәк! Байраклар, бик күп итеп Татар байраклары безгә бу эштә ярдәм итә алыр!
Аеруча, соңгы арада Казан урамнарында Татарстан байракчыларын таратуга киртәләр кую очраклары артты. Моңа җавап бер генә – Казан урамнарында тагын да күбрәк Татар байраклары таратырга, шәһәрләребезне милли төсләребез белән бизәргә!

Бердәмлекнең кирәклеге турында күп сөйләшеп була, бүгенге хәлебезгә карап дөнья беткәнче уфтанырга һәм зарланырга, башкаларның эшләвен көтеп ятырга да мөмкин. Әмма зур эшләр кечкенә адымнардан башлана. Шуңа да, битараф булмаган кешеләрдән байрак көнен үткәрү өчен ярдәм сорыйбыз.

Бу эш өчен 25-50 мең сум кирәк. Әлбәттә, бу зур сумманы бер кеше генә күтәрә алмас, шуңа битараф булмаганнардан 200-300, 500, 1000 сум ярдәм сорыйбыз. Кемдер булышыр әле, байлардан сорасыннар дип уйларга кирәкми. Үзебез булышмасак – беркемдә булышмый, байлар да ярдәм итми.

Ничек ярдәм итәргә:
1) 2202208089814058
Сбербанк
Гиматдин Р. С.

2) TR19 0001 0024 8096 5448 1550 04
Gulchachak Khismatova (Ziraat bankı)

3) крипта, бинанс.
USDT TRC-20(Tron) - TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY

Битараф булмасак иде. Милли үзаңны ныгыту – бөтен милләтебез өчен кирәкле эш.
  • 👍 17
  • 🔥 1
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →