TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #1936 441
2024 елның Олимпия уеннарын күзәтү бик кызык. Кызганыч, Татарстанның җыелма такымының әлегә уеннарда катнашмый. Шуңа күрә, безнең өчен кардәш, тугандаш булган Төрки дәүләтләр өчен җан атабыз. Бу уеннарда аеруча Үзбәкстан бик сөендерде. Хәзерге мизгелгә алар 8 алтын, 2 көмеш һәм 3 бакыр медальләр отып, дөньяның рәсми булмаган рейтингында 13нче урында. Без Татарлар әлбәттә кардәш Үзбәк халкының бу уңышларына бик сөенәбез һәм чын күңелдән теләктәшлек белдерәбез. Алга, Үзбәкстан! Безнең йөрәкләребез Сезнең белән! Сез Төрки дөньяның горурлыгы! Шулай ук кардәш Азәрбәйҗан, Казакъстан, Төркия һәм Кыргызстан уңышларына да бик сөенәбез һәм кардәшләребезгә тагын да зуррак үрләргә менүләрен теләп калабыз.

Ә инде киләчәктә, без ышанабыз, Олимпия уеннарында Татар җыелма такымы да катнашыр һәм милләтебезнең данын дөньяга таратыр! Татарлар Олимпия уеннарында һичшиксез катнашачак һәм горурланып Татар байрагын да күтәрәчәкләр!
  • 🔥 17
  • ❤ 2
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →