2023 елның 11 мартында, Истанбулның тарихи үзәгендә, Наил Нәбиуллин инициативасы, "Азатлык" Татар яшьләре берлеге, isxaki.com порталы, "Төрки караш" гәҗите теләктәшлегендә, Төрки дөньяны өйрәнү фонды "Төркилекнең сүнмәгән йолдызы Гаяз Исхакый" исемле конференция оештырды. Җыен Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына багышланган иде. Төп сөйләүче буларак Ләйсән Шәһин чакырылган иде. Башында фондның рәисе урынбасары Метин Кесан һәм Наил Нәбиуллин чыгыш ясадылар.
Кызыксынучылар өчен туры трансляция видеосын да тәкъдим итәбез. Видео төрекчә.
https://www.youtube.com/watch?v=OgerEtkIs4s
Post #1925
570