"Авызларга канлы сулар җыеп,
Коерык болгап үтә гасырлар.
Йөрәкләрдә курку:
“Теш кайрасаң,
Имеш, сине дарга асырлар!
Дулап китсәк – рәхмәт әйтмәс беркем!
Онытырга барсын, дәшмәскә!
Өр-яңадан бу Казанны яулап
Чукындырыр юкса бу Мәскәү!”
Фәнил Гыйләҗев. "Хәтер көнендә уйлану" шигыреннән өзек.
Бүген Казан урамнарында чираттагы тапкыр тәре йөреше узды. Аларга ярый.
Татарларга исә, 1552 елда Казаныбызны, Ватаныбызны яклап каһарманларча вафат булган бабаларыбызны да искә алырга ярамый. Татар башкаласы урамнары буенча йөреш кенә түгел, шәһәрнең бер почмагында җыелырга да рөхсәт юк. Гаделсезлек.
Сегодня в Казани состоялся очередной крестный ход. Ничего нового. Только вот им можно, Татарам нельзя. Татарам нельзя не то что пройтись по центральным улицам пока еще Татарской столицы, но даже собраться и почтить память героических защитников Казани 1552 года. Несправедливо.
Post #1902
444

- 😢 25
- 🤔 2
- 😍 2
- 👍 1
- 👏 1
- 😁 1
- 😭 1