TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #1878 405
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ photo_2024-04-29_21-09-28 - күчермә.jpg
ДУСТЫБЫЗ ИЛДАРГА ЯРДӘМ

Дустыбыз Илдардан яхшы хәбәр килде, ул ниһаять чит ил паспортын кулына ала алган. Хәзер аны Төркиядән өченче илгә җибәрергә әзерләнәбез.

Пегасус ярамый, пересадкалар ярамый. Ул китәсе илгә туры рейслар атнага бер генә, һәм билетлар кыйбат.

Хәзерге вакытта Илдарга билетка 13 500 сум ( 5 мең лира җитми һәм чыкканда штрафка (1 ел һәм 4 ай просрочка өчен) 16 мең сум (6 мең лира) җыясыбыз бар. (моңарчы җыелган ярдәмнәрне без Илдарның кызларына һәм адвокат эшенә җибәрдек).

Әз булса да ярдәм итәргә чакырабыз! Мондый хәлгә һәркем эләгә ала. Милләтәшләребезне ярдәмсез калдырмабыз Аллаһы боерса.
Хәтерләтеп китим, инде өч ай дустыбыз Илдар Анталиядәге депортация төрмәсендә утыра. Аның внж алу белән сораулар булганга, урамнан тотып алып киткәннәр. Сезнең ярдәмегез белән өч ай буе Илдарның Татарстандагы ике кызына (11 һәм 13 яшь) акчалата ярдәм итәргә тырыштык. Хәзер инде соңгы эшебез калды – Төркиядән җибәрү.

Илдар – бик ихлас, милли җанлы, актив егет. Үзе һәрвакыт безнең барлык җыеннарда, очрашуларда катнашты, ярдәм итте. Бик ярдәмчәл кеше. Хәзергә инде өч ай төрмәдә булгач эшли дә алмады, акчасы да юк.

Иң ашыгыч төстә кирәк билет алу кирәк, чөнки бәяләр гел артып кына тора:.
Ни кадәр тизрәк җыя алабыз, шулкадәр тизрәк аны төрмәдән чыгара алабыз. Рейс 13 июльдә бар.

Татарлар, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик.


Ничек ярдәм итәргә:
1) 2202208089814058
Сбербанк
Гиматдин Р. С.

2) TR19 0001 0024 8096 5448 1550 04
Gulchachak Khismatova (Ziraat bankı)

3) крипта, бинанс.
USDT TRC-20(Tron) - TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY
  • 👍 6
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →