«Азатлык» Татар яшьләре берлеге лидеры Наил Нәбиуллин Төркиянең техник яктан иң авыр таулы йөгерү ярышларының берсендә катнашты. Гомуми биеклек җыелмасы 2500 метр һәм озынлыгы 57 чакрым булган араны ул уңышлы гына тәмамлады һәм финишка Татар байрагы белән килеп керде!
Котлыйбыз!
Дөнья әле Татарларның рухын һәм көчен күрәчәк!
“Бик авыр йөгерү булды, техник яктан шактый кыен һәм бик куркыныч төшүләрне үтәргә туры килде, аяклар канга батты, бик эссе иде. Әмма без авырлыклардан курыкмыйбыз!”- дип сөйләде ул фиништан соң.
Наил Нәбиуллин – һәвәскәр марафончы һәм ультрамарафончы. Ул дистәләгән авыр йөгерүләрдә катнашты. Мәсәлән, 2023 елның октябрь аенда Төркиянең Анталия шәһәреннән Искешәһәр аша Әнкарага 700 чакрым йөгерде, татар теленең хәленә игътибар җәлеп итәргә тырышты. “Азатлык” лидеры һәрвакыт Татар байрагы белән йөгерә.
Post #1869
401
- 👍 19
- ❤ 1
- 🔥 1