Кичә, 24 июнь - Татар халкының бөек каһарманы Батыршаның (Габдулла Галиев) вафатына 262 ел булды. Бу хакта "Нерусский" телеграм каналы искә төшерде әле һәм аларга моның өчен аеруча зур рәхмәт!
Батырша – милләтебезнең бөек улы һәм каһарманы. Ул үзе мулла, милләтебезне азатлык өчен көрәшкә рухландырган бөек шәхес!
Батырша күтәрелеше – милләтебезнең күңелендә яши. Рухы шат, урыны җәннәттә булсын!
Ә ннде киләсе елда, Батырша күтәрелешенең 270 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бүгенге чорда халкыбызның бөек улларын, рухландыра торган каһарманнарын искә төшерү аеруча мөһим. 2025 елда – Батырша күтәрелешенең дә 270 еллыгын матур итеп искә алырбыз әле Аллаһы боерса!
Батыршага багышланган кичәләр, Көръән ашлары, җыеннар, искә алулар – бергәләп уйлашыйк!
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге 2012 елны Батырша елы буларак игълан итеп, төрле искә алу чаралары үткәргән иде.
Азатлык
Post #1852
429

- ❤ 24
- 👍 4
- 🔥 3