TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #1850 366
АНТАЛИЯДӘ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАРЧА КОРБАН БӘЙРӘМЕ УЗДЫ

Җәйнең эссе көннәрендә Анталиядә Татарлар яңадан берләште һәм беренче тапкыр Татарча Корбан бәйрәме оештырды. Җыенда 140-лап кеше катнашты, татарча аралашу, туган телебездә вәгазь, милли ризыклар, интерактив уеннар, милли биюләр һәм берләшү рухы бар иде. Мәҗлесне Дөнья Татарлары Берләшмәсе оештырды.

Җыен Анталиянең матур һәм якты биналарның берсендә, диңгезгә якын урында үтте. Бәйрәм өчен милләттәшләрбез махсус татар милли ризыкларын: өчпочмак, кош теле, чәк чәкләр әзерләгән иде.

Татарча Корбан бәйрәме Дәрдемәнднең 165, Мөхлисә Бубыйның 155, Гаяз Исхакый вафатының 70 еллыгына багышланды, берничә ай элек фаҗигале рәвештә вафат булган, "Азатлык" Татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов рухына багышланды.

Җыенда Равил хәзрәт Корбанның мөһим мәсьәләләрен, барлыкка килү тарихын, Корбан чалуның әһәмиятен, Көръәннең кешеләргә җибәрелү кыйммәтен сөйләде. Шулай ук Ислам диненә кайту, гыйлем алу, Татарларның бердәмлегенә һәм динебезнең көченә багышланган вәгазь сөйләде.

Бәйрәмне оештыручыларның берсе - Татар милли хәрәкәте активисты, “Азатлык” Татар яшьләре берлеге рәисе һәм журналист Наил Нәбиуллин җыенның максатлары берлән таныштырды, кичәнең Дәрдемәнднең һәм Мөхлисә Бубыйның юбилейлары, аларның милләтебез өчен эшчәнлекләре, Гаяз Исхакый вафатының 70 еллыгы, яшь татар активисты Батырхан Әгъзамов рухына багышланган булуын сөйләде.

“Безнең максатыбыз – Татарларның бердәмлеге. Быел беренче тапкыр Анталиядә Татарча Корбан бәйрәме оештырабыз. Бу бик мөһим һәм кирәкле адым. Безгә дини һәм милли бәйрәмнәребезне зурлап үткәрергә өйрәнәсе иде һәм моңа милләтебезне дә өйрәтәсе иде. Яңа ел яки башка дөньяви бәйрәмнәрне ничек зурлап үткәрәләр, алдан ук әзерләнәләр. Безнең өчен әлбәттә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре, шулай ук Туган тел һәм Татарстанның Суверенитеты көннәре бик мөһим. Бу көннәрне дә олылап үткәрү – безнең бурычыбыз. Тырышырга һәм эшләргә генә кирәк. Быел без Алтын Урда дәүләтенең 755 еллыгын билгеләп үтәбез. Аны да халкыбызга җиткерәсе иде.

Инде бер айдан, 22 июльдә Татарларның бөек юлбашчысы Гаяз Исхакый вафатының 70 еллыгы булачак. Исхакый гомер буе Татарларны берләштерергә тырышкан һәм минемчә, ул бу җыенны күрсә бик сөенер иде. Бүген без Сезнең белән берләшергә омтылабыз.

Шулай ук кичәбездә бөекләребез Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Дәрдемәнд, Мөхлисә Бубыйларны искә алабыз. Рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын!

Безнең милләтебезгә берләшү нокталары булдыру мөһим. Менә мондый җыеннар да безнең йөрәкләрне рухландыра, халкыбызда бердәмлек рухы тудыруга сәбәпче була ала.

Бөек Гаяз Исхакый безне Татарларны берләштерергә чакырды. Кайда гына яшәсәк тә, Татарларыбызны җыярга тырышыйк, берләштерик, хәлебездән килгәнен эшлик” – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.

Җыенда Татар халык биюләре, интерактив уеннар, дини һәм милли темаларга сораулар булды, җиңүчеләргә бүләкләр бирелде. Аерым итеп балаларга игътибар бирелде. Оештыручылар балаларны котлап, һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырды. Мәҗлестә катнашучыларны тәмле пылау, татар милли ризыклары һәм сөтле чәй белән сыйладылар, һәр катнашучыга Татар байракларын бүләк иттеләр. Анталиядәге Татар китапханәсе һәм рәссам Гөлчәчәк Хисмәтованың рәсемнәре күргәзмәсе дә оештырылды.

Анталиядә Татар ифтары бик җылы мөхиттә һәм милли рухта узды.
Җыен Туган телне җырлап тәмамланды.

Татар активистлары Төркиянең төрле шәһәрләрендә милли һәм дини очрашулар, җыеннар актив оештыра. Әйтик, быел Рамазан аенда Төркиянең
4 шәһәрендә 6 Татар ифтары оештырды, аларда гомумән 500ләп кеше катнашты.

Азатлык
  • ❤ 14
  • 👍 1
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →