TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #1833 487
Денсезләр авылы

Гаеткәчә!..
Авыл. Бәйрәм киче.
Иртәгә – Ял.
Барысы...
Барысы кайткан авылга.
Шул хөрмәткә клуб ишеге ачык: Даңгыр-доңгыр «моңнар» агыла...
Туганнарың, дус-иш, сыйныфташлар,
Күрше-күлән – бар да
Бирегә Изге йола үтәр өчен кайткан:
Тәүбә итеп сәлам бирергә...
Ә бүгенгә?..
Ә бүгенгә әле
Урысчалап кирәк биергә...
Бүген әле бары бәйрәм киче:
Азан түгел – хәмер агыла...

Бер кардәшнең туган көне икән,
Чучка мае менгән табынга...
Бүгенгесе әле гает түгел:
Гаеп итми һичкем ләбаса!..
Син дә – күтәр:
«Исәнлеккә!» – диеп,
Кабып җибәр майлы колбаса!..
Син дә кайттың туган авылыңа...
Килмешәктәй торма!
Уз түргә!
Әллә безне хөрмәт итмисеңме?
Тот чәркәнңе!
Әйдә!!
Күп күрмә!!!

Гает көне!..
Гает көнне бар да күзен ертып
Уяныр да иртә-таң белән
Баш авырткан көе тәкъбир әйтеп, «Иманына» кайтыр...
Мин беләм:
Кичәгесен бар да тәүбә итәр,
Кабат бозар өчен...
Аннары...
«Дөнья авыр!
Харамнан да, зинһар.
Аерма!» Дип, алар ялварыр.

Ә син?..
Гает көнне син дә алар белән
Бер үк сафта басып торырсың, Махмырлылар хәмер сораганда
«А-а-а-м-и-и-и-н!» – диеп,
Дога кылырсың...
Син дә – шуннан!
Син дә – шул кавемнән!!
Син дә – хәзер шулар сафында!!!
Шатлыкларын син дә бүлештең бит,
Һәм ашадың алар ашын да...
Син дә – шул ук дәрәҗәдә бөек,
Син дә – шулар кебек тәбәнәк: ...
Аягүрә тостлар, хәмед әйттең
Һәм...
Сәҗдәгә төштең – тәгәрәп...

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ

Азатлык
  • 👍 16
  • 🔥 1
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →