Без, Олуг Мөхәммәднең4 бабаларының ганганәсенә садыйк калган угыллары, Сөембикәнең илне сөюе берлә сугарылган кызлары, бабайларымызның мөкаддәс байрагыны күтәрәмез. Шуны һичбер вакыт яңадан русның чабатасы астында таптатмаска, аны Сөембикә манарасына күтәрелгәнчәгә хәтле җан-тән берлә тартышырга ант итеп эшкә керешәмез, милли вөҗданлы Идел-Урал балаларының барысын да шул авыр милли эштә бергә-бергә булырга чакырамыз. Яшәсен мөстәкыйль Идел-Урал җөмһүрияте! Яшәсен аның мәңгелек хуҗасы – төрек-татар милләте!
"Русиянең киләчәге".
Гаяз Исхакый.
Азатлык
Post #1825
554
- 👍 18
- 🔥 4
- ❤ 1