Милли яктан без русларга бөтенләй башка булган кебек, дин ягыннан да русларга ятмыз. Рух вә тәрбия ягыннан без – иске Көнчыгыш мәдәниятенең меңнәрчә еллык мәгънәви кыйммәтләре эчендә сугарылган, бөтен эшемезне, көчемезне әхлак кагыйдәләренә корган бер милләтмез. Безнең бабайларымыз дөнья йөзендә зур-зур дәүләтләр, императорлыклар корып килгәнгә, безнең бөтен төшенчәмез дәүләтчелек нигезендә тора. Безнең халкымыз һәрвакыт вә һәр йирдә юктан яратучы вә тудыручы булган. Хәзердә дә ул юкны бар итүче вә барны күз-каш кебек саклаучыдыр. Аның фикере, төшенчәсе һәрвакыт мантыйк буенча йөргәнгә, ул булмаячак хыяллар артыннан йөгермичә, реаль тормыш берлә яши. Аңлы вә ачык күзле булганга, һәрвакыт яңачы вә алга баручыдыр. Шуның өчен безнең халкымыз дәүләт яратыр, дәүләт яшәтер вә дәүләт тәрәкъкый иттерер өчен ясалып куелган хазир бер камырдыр. Ялгыз моңарга бер билгеле юл бирү вә бер формаларга кую гына кирәк.
"Русиянең киләчәге".
Гаяз Исхакый.
Азатлык
Post #1824
506
- 🔥 16
- 👏 4
- ❤ 1