Сәлам, дуслар!
Ике көн элек Илдар белән сөйләштек. Кемнәр белми, дустыбыз Илдар ике айдан артык Анлатиянең депортация төрмәсендә утыра.
- Илдар үзен яхшы хис итә. Аның төрмәдәге халәтен контрольда тотырга тырышабыз, хокукларын бозмасыннар өчен. Кондиционер бар диде.
- Якындагы көннәрдә Илдар буенча яхшы хәбәрләр көтәбез. Бәлки якын арада төрмәдән азат итеп, аны икенче илгә җибәрә алырбыз.
- Илдарның бик каты үтенече буенча, җыелган акчадан 20 мең сумны аның Татарстандагы ике кызына җибәрдек. Илдар бик каты сорады, ашарга-эчәргә кирәк, диде. (үзе күпкә күбрәк җибәрә торган булган, без әлегә шуның хәтле генә булдыра алдык).
Дустыбызга ярдәм итүче барлык милләттәшләребезгә чын күңелдән бик зур рәхмәт!
Post #1820
546



- ❤ 16
- 👍 3
- 👌 3
- 👏 1