Безнең халык үзенең ике мең еллык тарихында гаҗәеп сызыклар сызган. Без бу озын еллар дәвам итеп килгән тарихында бертөрле, һәрвакытта үзгәрми торган бер нәрсәгә очрыйбыз, безнең халык берләшкән чакта зур мәмләкәтләр һәм мәдәниятләр төзи, дөнья мәдәниятенә хезмәт итә. Безнең төрек халкы – берләшкән вакытта бик зур коручы, үстерүче, дәүләтче бер көч. Безнең халык берләшкән хәлендә Алтын Урда кеби зур дәүләтләр яшәткән.Таркалган хәлдә без тәмам милли барлыгыбызны юар дәрәҗәгә җитәбез, әсирләнәбез, хөрмәтле кешеләребезне күмәрлек йиребез дә калмый. Безнең бу хосусиятебезне белгән конкурентларыбыз – рус – безне бүлештерергә тырышканнар, кайбер вакыт муаффәкъ та булганнар. Моңа муаффәкъ була алмасалар, җиңелгәннәр, кире чиккәннәр.
Руслар берлә кара-каршы көрәштә тарихта ике нәрсәгә очрыйбыз. Без милләтче, дәүләтче көчләребезне берләштерергә тырышабыз, безнең хаиннәр – Шаһгали вә аның балалары – берлегебезне, барлыгыбызны җимерергә тырышалар. Хәзер дә Ерак Шә-рекъта эшләребез берләштерү юлында бара. Монда руслар, үзләренә вак-төяк имансызларны балта сабы ясап, безне бүлештерергә тырышалар. Ләкин безнең берләшүне бер куәт тә тота алмый. Безнең халык эреми торган металлдан ясалганга, аңа берләшү дәверендә бернәрсә дә каршы тора алмаган вә алмый.
ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЕРАК ШӘРЕКЪ КОРЫЛТАЕНА КИЛГӘН ВӘКИЛЛӘР ХӨРМӘТЕНӘ ЗЫЯФӘТТӘ ЯСАГАН ЧЫГЫШЫНАН ӨЗЕК.
Азатлык
Post #1819
540
- 👍 18
- ❤ 6
- 🙏 1