Мисбах бабай вафат...
Чаллыдан кайгылы хәбәр килде - Мисбах бабай вафат булган. Аңа 94 яшь һәм ул Чаллы тирәсендәге бер татар авылында яши иде. Мисбах бабай - инвалид таягыннан корал ясап, түбәтәй өчен урыс кешесен атып үтергән татар карты. Моның өчен ул 90 яшенә кадәр төрмәдә утырды. Аннан кайткач та түбәтәен салмады, намазын калдырмады, милләт тормышыннан читләшмәде. Ул элек тә милли хәрәкәттә актив катнашты, Татарстанны, татар халкын яклап, митинг- пакетларга йөрде, газеталарга язды. Һәм менә шул Мисбах бабаебыз, барысын да калдырып, зөлхиҗҗә аенда бакыйлыкка күчкән. Яткан җире нурлы булсын, җанын рәхмәт фәрештәләре каршы алсын иде...
Бәхил бул, Мисбах бабай, түбәтәй өчен төрмәгә киткән Ил карты!
Фәүзия Бәйрәмова- Аймал,
9.06.24.
Түбән Новгород өлкәсе.
Post #1817
437
