“ТАТАР, УЯН!”, - ДИП ӨНДӘШКӘН РАДИК НУРЕТДИНГА 75
Бүген, 7 июнь, язучы, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе һәм Татар милли хәрәкәте әгъзасы Радик Нуретдинның Туган көне! Радик әфәнде исән булса, аңа 75 яшь булыр иде.
Радик Фәми улы Нуртдинов 1949 елның 7 июнендә Башкортстанның Аскын районы Иске Мотабаш авылында дөньяга килә.
«Кызыл таң», «Совет Башкортстаны», «Башкортстан пионеры», «Татарстан яшьләре» гәзитләрендә һәм «Азатлык» радиосында (*) хәбәрче булып эшли.
Соңгы елларда Радик Нуретдин халкыбызның милли үзаңын күтәрү өчен «Шура» журналы һәм «Татар,уян!», «Тургай» интернет-сәхифәләре оештырып, алар аша укучыларга язмалар җиткерә.
Радик Нуретдин үзе матур шигырьләр дә яза.
2015 елның 24 августында татар халкының тугры улы Радик Нуретдин вафат булды.
Радик әфәнде бик милли җанлы кеше иде. Татар халкы өчен янып-көеп яшәде!
Онытмадык! Онытмаячакбыз!
Рухы шат, урыны җәннәттә булсын! Әмин!
*РФ Юстиция министрлыгы Азатлык Радиосын һәм аның проектларын "теләнмәгән оешмалар" реестрына кертте.
Азатлык
Post #1806
473



- 👍 18
- ❤ 3
- 😁 1