TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 671 subscribers
Post #1789 483
Әйтерсең, бүген язылган...

"Матбугатымыз туып, үзен-үзе милләтенә таныштырырга өлгерә алмады, урынсыз калган приказчиклар, бөлгән бай, эшсезлектән эче пошкан гади татар аның тирә-юнен сырып алды.

Театрымыз ялт итеп күзгә ташланырга, үзенә дикъкатемезне җәлеп итәргә өлгермәде, әллә никадәр «мәшһүр артистлар», «атаклы ерчылар», «шаккатыргыч антрепренерлар» тупас, дорфа шәүләләре берлә аның нурын томаладылар. Театр берлә халык арасында чын тавыш ишеттермәслек тупас җуан койма бүлделәр. Бу әһел түгел кешеләрнең, шул мәсләкнең чын эшлеклеләрен күмеп, томалап китүләре монда гына түгел. Депутат сайлау, земстволарга член сайлаулардан башлап мәктәп-мәдрәсә ачуга кадәрге шул бәла артымыздан калмый. Татар дөньясының казанында туган шул бәлаләр Архангельдан башлап Владивостокка кадәр татар эшен үзенең кармакларыннан коткармый. Нинди генә күркәм эш башланмасын, нинди генә матур фикер фәгыйлиятькә чыгарга якынлашмасын, хәзер шул уй янын сорыкортлар сырып алалар. Үзләренең шәхси файдаларын бутап, шул матур уйны, күркәм планны пычраталар. Шуның халык алдында кыйммәтен югалталар, идеянең базарын төшерәләр.

Гаяз Исхакый, 1914 ел
  • 🔥 11
  • ❤ 1
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →