TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #1783 442
Галим яшүсмерләр өчен ана телендә тарихка караган фәнни-популяр мәкаләләр һәм китаплар бастыру юнәлешендә әһәмиятле эш башкара. Аларда яшь укучыларга халкыбызның үткәне һәм мәдәнияте турында сөйли. «Серле балбал» (Казан, 1973), «Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт» (Казан, 1977) китаплары — шулар рәтендә.

Гомумән алганда, профессор Миркасыйм Госманов тарафыннан 450 дән артык исемдәге фәнни хезмәт, шул исәптән 11 китап — монография һәм җыентык нәшер ителә. Академик Миркасыйм Госманов — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен гамәлгә куючыларның берсе.

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре Миркасыйм Госманов республиканың иҗтимагый тормышы яңарышына да зур өлеш керткән шәхес. 1989 елдан алып ул татар телен һәм мәдәниятен торгызу һәм үстерү максатыннан оештырылган «Җыен» фондының рәисе була, анда нәширлек эшчәнлеген тормышка ашыра.

Мәсәлән, 1990 һәм 1991 елларда аның башлангычында Михаил Худяков, Карл Фукс, Исмәгыйль Гаспринский һәм башка кайбер авторларның тарихи хезмәтләре кабаттан бастырыла. Гомеренең соңгы елларында Миркасыйм Госманов үзенең шәкертләре белән бергә татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре турында «Шәхесләребез» сериясеннән документаль җыентыклар әзерләп бастыру белән шөгыльләнә.

Академик Миркасыйм Госманов 2010 елның 11 октябрендә Казанда вафат була. Яңа татар бистәсенә җирләнә.
  • 👍 9
  • ❤ 1
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →