Казанны "алалар"
Татар мәркәзендә татарлыкка
Һаман кысан урын.
Түр башына гел башкалар үрли,
Туар-тумас борын.
Сәвит исе белән сөрсеп аңкый
Һәммә үзәк урам.
Без әле дә Болак аръягына
Сөрдерелгән шуннан.
Хәрабәи Болгар каласына
Болгатылган динем.
Мәсхәрәле факультатив дәрес -
Туган телем минем.
"Хәтер"емә кадәр җуйдыралар -
Ясаклылык исән.
Омон тора, автозаклар көтә -
"Протестую!" - дисәң...
Милли шәхесләргә шәһәр чите -
Тәгаенле урам,
Йә кумырык, өч йорт исәбенә
тулар-тулмас булган.
Академик театрга тиклем
Күченәчәк әнә
"Шәп урынга!" - Кабан аръягына,
Чигенәбез янә...
Тез чүгәбез: "Баш өсте дип, - түрәм!"
Тешсез авыз белән
Тешлибез дә канатабыз телне,
Башлар түбән игән...
Алынадыр Казан милләтемнән
Яусыз, һаман саен.
Гафилият сазлыгындагылар,
Көтә форсат җаен...
Көтек булып, калып күтәрәмгә,
Сусап азатлыкка
Яраклаша халкым риза булып,
Сөенеп ямаулыкка.
Өмет итә кыл да кыймый гына
Туар бәхет таңын.
Һәм уфтанып, ул көрсенә тора:
"Алдадылар тагын..."
Алынадыр Казан, алынадыр
Татарстан иле.
Канатларны өтеп кагыладыр
Ваемсызлык җиле.
©Фәнил Гыйләҗев
Post #1718
339
- ❤ 15
- 👍 3