TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #1707 367
Алтын Урда.

Без күндәм, без тырыш, без уңган, диделәр.
Башларга матурлап түбәтәй киделәр.
Кулларга йә көрәк, йә сука, йә тырма бирделәр.
Без гомер буена казынганбыз җирдә,
Бар булган җиребез шушында – Иделдә,
Без мескен, тик уңган һәм күндәм бер халык, диделәр.
Әй, ышанды әтиләр, ышанды әниләр,
Ачы ялганга тиз ышана кешеләр.

Без гомер буена чабата-кәләпүшле, диеп.
Күтәрмә башыңны, бер эш ике кулга,
Әй, кайда соң безнең бөек Алтын Урда?
Әйтерлек, без бит шул дәүләтнең татарлары, диеп.

Кылычлы бабайлар, еракта тирмәләр,
Зәңгәр күктә тургай, илгә юк киртәләр.
Бөтен дала бөек татарның бербөтен дәүләте.
Бер үк тел, бер йола гасырлар буена,
Бу җирләр безнеке, бу җиргә без хуҗа.
Бу якларда татар кешесеннән дә юк гайрәтле.
Үзгәрде замана, исте башка җилләр,
Таралды атлылар, китте кулдан җирләр,

Кымызлы җәйләүләр күчтеләр башкалар кулына.
Илләрне бүлделәр, телләрне бүлделәр,
Безнең эш башкада, хезмәттә, диделәр,
Таралды зәңгәр күк астында бөек Алтын Урда.

Без күндәм, без тырыш, без уңган диделәр.
Башларга матурлап түбәтәй киделәр.
Кулларга йә көрәк, йә сука, йә тырма бирделәр.
Без гомер буена казынганбыз җирдә,
Бар булган җиребез шушында – Иделдә,
Без мескен, тик уңган һәм күндәм бер халык, диделәр.
Әй, ышанды әтиләр, ышанды әниләр,
Ачы ялганга тиз ышана кешеләр.

Без гомер буена чабата-кәләпүшле диеп.
Күтәрмә башыңны, бер эш ике кулга,
Әй, кайда соң безнең бөек Алтын Урда?

Илфак Шиһапов.

Азатлык
Telegram СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ "Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен. - Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен. Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
  • ❤ 15
  • 🔥 2
  • 🙏 2
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →