ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ИЛФАК ШИҺАПОВ ИСЕМЕН МӘҢГЕЛӘШТЕРЕРГӘ ЧАКЫРА
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Мәдәният министры Ирада Аюповага 2017 елда вафат булган татар журналисты, продюссеры Илфак Шиһаповның исемен мәңгеләштерүне сорап мөрәҗәгать юллаган. Шунысы игътибарга лаек, хат татар латиницасында язылган.
Берлек рәисе Наил Нәбиуллин имзалаган мөрәҗәгатьтә, Илфак Шиһаповның татарлар өчен хезмәтләре күп булуы искәртелә.
“31 май көнне Илфак Шиһаповның вафатына 7 ел булачак. Илфак Шиһапов милләтебез һәм Җөмһүриятебез өчен бик мөһим шәхес. Ул башкалардан ихласлыгы, һәрвакыт дөреслек эзләргә тырышуы белән аерылып торды. Таланты, уйлары, зур идеялары белән бу дөньяны үзгәртергә теләде, милләтебез һәм халкыбыз өчен янып-көеп яшәде. Илфак Шиһапов башкалар күрмәгән, дәшмәгән һәм әйтергә курыккан нәрсәләр турында сөйләде, катлаулы мәсьәләләрне күтәрергә тырышты. Кыска гына гомере вакытында 20 альбом һәм 350 җыр, дистәләгән китаплар, фильмнар, газеталар чыгарды... Илфак Шиһапов татар журналистикасына да зур өлешен кертте, социаль сорауларны күтәрде. Аның кулы тимәгән өлкә юктыр... мәдәният, музыка, кино, тарих, әдәбият, журналистика һ.б. Татар тарихын өйрәнүгә дә Илфак Шиһапов зур өлешен кертте, авыл тарихлары буенча хезмәтләр чыгарды.” – диелгән хатта.
Татар яшьләре Илфак Шиһапов исемен мәңгеләштерү мөһимлеген әйтә, аның исемен Казан һәм Лениногорск шәһәрләренең урамнарына бирүне, яшәгән биналарда истәлекле такталар куюны, төрле искә алу чараларын оештыруны, телевидение-матбугат чаралары аша милләткә иҗатын искә төшерүне сорый.
Азатлык
Post #1702
920
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ Илфак Шиһапов. Азатлык
- 👍 14