TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #1697 350
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ Солтан Габәши
Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" драмасына музыка язган СОЛТАН ГАБӘШИның тууына 133 ел!

Солтан Хәсәнгата улы Габәши — татар халкының көйязары, педагог һәм музыкаль-җәмәгать эшлеклесе, СССР композиторлар берлеге әгъзасы.

Солтан Габәши 1891 елның 13 маенда Казан губернасы Казан өязе Алат волостеның Тенивраг – Солабаш (хәзерге Татарстанның Биектау районы Кече Солабаш) авылында җәдит мулла Хәсәнгата Габәши гаиләсендә туа. «Мөхәммәдия» (Казан) һәм «Галия» (Уфа) мәдрәсәләрендә укыганнан соң ул Уфа һөнәр училищесында белем алуын дәвам иттерә. Солтан кечкенә вакытында ук кубызда, гармунда халык көйләрен уйнарга өйрәнә. Музыкага сәләтен күреп, әтисе аңа укытучы чакыра. Берничә ел музыка гыйлеме буенча дәресләр алу аңа зур ярдәм итә. Уфа мәдрәсәсендә укыганда ук С. Габәши музыкаль кичәләрдә катнаша, пианист-аккомпаниатор буларак чыгышлар ясый. Солтан көй язу өлкәсендә дә үзен сынап карый. 1913-1915 елларда ул үзенең беренче оригинал әсәрләрен яза (“Кәккүк”, “Рөкыя-гөлкәем”, “Вальс”, “Пикник”, “Татар кызы”).

1915 елда С. Габәши Казанга кайта һәм университетның юридик факультетына укырга керә. Ике ел укыгач, аны армиягә алалар. Казанда аның музыка буенча эшчәнлеге тагын да активлаша. С. Габәши татар драма труппасының берничә спектакленә (Г. Исхакыйның “Зөләйха”, Ф. Бурнашның “Таһир-Зөһрә”, К. Рәхимнең “Бүз егет” әсәрләре) музыкалар яза. Актуаль темага язылган җырлары, “Яңалиф маршы” үз вакытында халыкка киң таныла. Композиторның “Кәккүк” романсы – шулай ук халык мәхәббәтен казанган әсәрләрнең берсе.

С. Габәши 1942 елның 8 гыйнварында Борай районында сөргендә вафат була.
  • 🔥 16
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →