Фәүзия Бәйрәмовадан сөенечле хәбәр бар!
" Кырык сырт" китабы чыкты
Бу көннәрдә Казанда, Милләт нәшриятында, язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың "Кырык сырт" китабы басылып чыкты. Бу тарихи роман узган гасырның утызынчы елларында Магнитогорскига сөргенгә сөрелгән татарлар турында. Аларны, совет властена каршы эшлиләр, дигән ялган яла белән, туган авылларында йорт- җирләреннән куып чыгарып, Урал аръягындагы буш далага, Магнитканы төзәргә илтеп ташлыйлар. Бу тоткыннар арасында Мәккә- Мәдинәләрдә, Истанбул-Каһирәләрдә укыган дин әһелләре, авылның хәлле, баерак кешеләре, укымышлы белем ияләре күп була. Фәүзия Бәйрәмова бу гасыр башында Магнитогорскига барып, еллар буе бу теманы өйрәнде, сөргенгә сөрелгәннәрнең исән калган нәсел дәвамчылары белән очрашты, архивларда эшләде. Аның әйтүенчә, ул чакта Татарстаннан Магниткага йөз меңгә якын татар сөрелгән, алар ишле гаиләләре, әби- бабалары белән авылларыннан куылган. Бу мәхбүсләрнең күпчелеге беренче кышта ук ачтан һәм салкыннан өшеп үлә, бигрәк тә балалар һәм картлар күп кырыла. Фәүзия Бәйрәмова милләтебез башына килгән бу фаҗиганы җан тетрәткеч итеп тасвирлаган, вакыйгалар тормышның үзеннән алынган, хәтер күзәнәкләренә кан белән уелып язылган... Шушындый кеше чыдамаслык авыр шартларда да татарлар берләшеп, исән калу юлларын эзлиләр, бер- берләрен ташламыйлар, ярдәм итәләр, сөргендә дә татар булып, намазлы мөселман булып калалар. Бу китап - милләтебезнең бөеклегенә мәдхия!
Ә ни өчен әсәр " Кырык сырт" дип атала соң? Бу авырлыкларга түзә алмыйча, исән калу өчен, тоткыннарның бер өлеше сөргеннән кача. Ә алда аларны Урал тауларының кеше үтмәслек кырык сырты көтә, шул сыртларда балалары, әби- бабалары үлеп кала, ә туган авылларында аларны, сугым пычаклары тотып, Шайтан Шакирлар көтеп тора... Татар халкы, Казан алынганнан бирле, менә шушы кырык сыртны үтә, бу дөньяда ук сират күперен кичә...
Фәүзия Бәйрәмованың бу әсәре, 2005 елда, Казанда, Татарстан китап нәшриятында, шушы исемдәге романнар җыентыгында басылып чыккан иде. Китап бик тиз арада таралып бетте, ә халык аны сорады да сорады. Менә шушыларны истә тотып, "Кырык сырт" романын үзен генә аерым китап итеп бастырып чыгарырга уйладык, нәшер Фәния Хуҗахмәт моны тиз арада тормышка да ашырды, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!
Бу китапны Казанда, Фәния ханымның офис- кибетләрендә, Тукай урамы, 57- нче йортта һәм Тукай урамы, 23- нче йортта сатып алырга була. Шулай ук авторның үзенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Китапны почта белән дә җибәрегә була, бәясе килешү буенча булыр, ин шәә Аллаһ!
Китап зур булмаган тиражда, үз акчабызга, игелекле кешеләр ярдәме белән дөнья күрде, аларга да Аллаһның рәхмәтләре булсын!
" Кырык сырт" китабын алып калырга ашыгыгыз!
Бу китап аша узган тарихыбыздан гыйбрәт алыйк, Магнитка сөргенендә корбан булган милләттәшләребезгә дога кылыйк! Рухлары шат булсын! Бу фаҗигаләр яңадан кабатланмасын!
Фәүзия Бәйрәмова- Аймал,
29.04.24.
Post #1672
377
- 🔥 14
- ❤ 1
- 👍 1