TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #1650 552
АНТАЛИЯДӘ ТАТАРЛАР ДИҢГЕЗ ЯРЫНДА ТУГАН ТЕЛ КӨНЕН ҮТКӘРДЕ

28 апрельдә, Анталиядә, Урта диңгез яры буенда Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышлап Төркия Татарлары туган тел көнен билгеләп үтте. Татарстан байраклары белән бизәлгән бәйрәмдә 80 ләп кеше катнашты. Җыенны оештыручы – татар милли хәрәкәте лидерларының берсе, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Наил Нәбиуллин иде.

Туган тел бәйрәмендә катнашучылар Габдулла Тукай шигырьләрен укыды, шагыйребезнең тормыш юлын искә алды. Кичәдә тәмле шашлык, самаварда кайнатылган чәй, татарның милли ризыклары белән сыйладылар. Шунда ук Тукай китаплары күргәзмәсе оештырылды. Һәркемгә татар байракчыклары бүләк ителде. Җыенга журналистлар, зыялылар һәм студентлар да килде.

Татарларга теләктәшлек йөзеннән, Туган тел көненә уйгыр җәмәгатьчелеге вәкилләре дә килгән иде. Алар җыенда катнашучыларга сәлам сүзе белән мөрәҗәгать итте. Кардәшләребез фикеренчә, Габдулла Тукайны искә алу бик мөһим, чөнки ул Төрки дөньяның иң мөһим шагыйрьләрнең берсе.

Җыенны оештыручы Наил Нәбиуллин Тукай шигырьләрен укыгач, кичәнең максатлары турында да сөйләде:
“Габдулла Тукай – милләтебезнең иң бөек, иң көчле шагыйре, аның иҗаты татарлар өчен бик зур әһәмияткә ия. Тукай иҗаты – миллионлаган милләттәшләребезне рухландыра торган да, берләштерә торган да чишмә ул. Без бүген туган тел көненә җыелып, бөек Тукаебызны искә алабыз, аңа хөрмәт күрсәтәбез һәм берләшәбез. Тукай һаман да Татарларны берләштерү эшен дәвам итә!

Быел милләтебез өчен мөһим юбилейлар бар. Закир Рәмиевның (Дәрдемәнд) – 165 еллыгы, Мөхлисә Бубыйның – 155 еллыгы, бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакыйның вафатына да 70 ел.

Без бүген үзара танышу өчен, бердәмлегебез һәм милли хисләребезне ныгыту өчен җыелдык. Татарлар, без үз туган телебезне, мәдәниятебезне саклап калырга, аны балаларыбыз һәм оныкларыбызга тапшырырга телибез.

Тукай – безнең җаныбыз, Тукай – татарның нигезләренең берсе. Бөек шагыйребезнең 138 еллыгын Анталиядә билгеләп үтә алуыбыз да бик мөһим.” – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.

Оештыручылар Төркиядә Тукай исемен мәңгеләштерү эшен дәвам итүләре турында да сөйләде.

“Бүгенге көндә Истанбул һәм Әнкарада Тукай һәйкәлләре бар. Аның исемен Анталиядә дә мәңгеләштерәсебез килә. Моның өчен, шагыйребезнең туган көнендә, 26 апрельдә Анталия мэрына Тукай исемен бер урамга бирү мөһимлеге турында мөрәҗәгать тапшырдык. Әлеге хатыбызда, Анталиядә Тукай исеменә бер парк булдыруны һәм һәйкәл куюны да сорадык” – дип искәртте Наил Нәбиуллин.

Туган тел көнендә бик күп танышулар, аралашу, татар җырларына биюләр дә булды. Шуны да искәртик, Анталиядәге Туган тел кичәсе, Төркиядәге Габдулла Тукайга багышланган иң зур җыены булды.

Татарлар очрашуы “Туган тел”не җырлау белән тәмамланды.

Азатлык
  • 🔥 13
  • ❤ 3
  • 🥰 1
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →