"Азатлык" Татар яшьләре берлеге идеологиясенең нигези баганаларның берсе - төркичелек. Әлегә тирәнгә кермичә, кыскача гына аңлатып китик.
Төрки дөнья - ул шактый зур, күпкырлы, якынча 300 миллион кеше һәм 30лап милләтне үзенең эченә ала. Татарлар төрки дөньяның аер аерылмас өлеше булып тора. Төрки халыкларның телләре еш кына бер-берсенә бик якын. Безне телебез, мәдәният, уртак тарих, сәнгать, музыка һәм еш кына икътисади бәйләнешләр берләштерә. Барлык төрки халыкларның да ирекле, үзләре теләгәнчә яшәргә хокукы бар. Гаяз Исхакый әйткән иде: "Төрки халыкларның язмышы аерылгысыз", дип. Төрки халыклар бер-берсе белән ярдәмләшеп, туганлык җепләрен ныгытып, уртак проектлар башкарып, бер-берсен тулыландырып, мәдәни, фәнни, дөньяви үсешләренә ярдәм итә ала. Төрки халыклар бер-берсенең авырлыгын да, шатлыгын да уртаклашып яшәргә тиешле. Без, Татарлар, хәлебездән килгән вакытта, башка төрки халыкларга теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтергә тиешле. Бу безнең изге бурычыбыз!
#идеология
Азатлык
Post #1635
297
- 👍 9
- ❤ 2