TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #1632 560
ТӨРКИЯ ТАТАРЛАРЫ АНТАЛИЯДӘ ТУКАЙ УРАМЫ ҺӘМ ҺӘЙКӘЛЕ БУЛДЫРЫРГА ЧАКЫРДЫ

Бүген, 26 апрель, Габдулла Тукайның 138 еллыгы көнендә, Төркиядәге Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Анталия мэры Мөхетдин Бөҗәккә бер мөрәҗәгать тапшырды.

Наил Нәбиуллин имзалаган бу мөрәҗәгатьтә, Анталиядә Татар шагыйре Габдулла Тукай исемен бер урамга, паркка бирелүен сорады. Шулай ук Анталиядә Тукай һәйкәлен булдыруны да үтенде.
Әлеге хатта Татарстан башкаласы Казанның һәм Анталиянең тугандаш, кардәш шәһәрләр булуы искәртелде, Тукай исемен Анталиянең урам-паркларына бирү Анталиягә карата татарларда тагын да күбрәк кызыксыну уятачагын, төрекләр һәм татарлар, Татарстан һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең тагын да яхшырачагы, ныгуы әйтелә.

Үз хатында Татар активистлары Анталиядә Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура һәм Садри Максуди исемнәрен дә мәңгеләштереп, алар исеменә урам бирүен дә сорады.

“Анталиядә татарлар күп яши. Бөек шагыйребез Тукай исемен урам һәм паркларга бирү бик күркәм булыр иде. Бер яктан, кардәш төрки халыклар арасында мөнәсәбәтләрне якынайтуга бер мөмкинлек, татар мәдәниятен таныту форсаты бирер иде, икенче яктан, Татарларда да милли үзаңны ныгытырга ярдәм итәр иде. Тукай – татарның иң мөһим шәхесләрнең берсе, һәм аның исемен бөтен дөньяга таныту барлык татарларның эше. Анталиядә Тукайга багышланган кичә 28 апрель көнне үтәчәк” – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.

Азатлык
  • 👍 9
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →