TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #1630 276

Forwarded from Гаяз Исхакый

Гаяз Исхакый ТУКАЙ турында

Бүген, 26нчы апрель бөек Габдулла Тукайның 138 еллыгын билгеләп үтәбез.

Шул уңайдан, Гаяз Исхакыйның Тукайга карата фикерләрен халкыбызга җиткерү дөрес булыр.

«Тукайның мәктәп, китап аша бөтен Идел буеның тамырына җәелә торган, җәелгән шигырьләре, милли моңнары шул кычкырыш-бакырыш берлә иң ту пас колакларга да ишетелде. Көннән-көн Тукайның тәэсире тирәнәя барган кебек, көннән-көн Тукайның милли рухы бөтен татар яшьләренең җанын, рухын ашлый башлаган кебек, аның кыйммәте дә күтәреләчәктер. Аның төптән килми, артмый торган шигырь хәзинәсе алган саен кимеми торган, алган саен саклана торган милли зәмзәм коесына әвереләчәктер. Тукайның зурлыгы алдында бөтен кечкенәләр, бөтен ваклар мыж киләчәкләр.
Тукай дигән идеал пычранмаска тиештер. Тукай безнең яңа, мәдәни, милли тормышыбызның иң зур нигезе булганга, аның тазалыгы, аның пакълеге баланың күңелендә бик нык утырырга тиеш.
1931нче ел

«Габдулла Тукай безнең Идел буе төрек-татарның шагыйре булганга, ул безнең халкымызның моңын җырлаучы, безнең дәртемезне күпләүче булганга, аны искә алу да тугрыдан-тугры безнең өстемезгә йөкләнә. Тукай татар халкы өчен аның кайгысын-хәсрәтен әйтеп бирә торган бер халык шагыйре булса да, Совет карашыннан, ул – мулла бабасы, милләтитә че, динче; коммунизм карашыннан, ул – руслаштыру тәрбиясенә киртә салып торучы бер контрреволюциончы.»
1932нче ел

«Тукай милләтнең уянган дәверендә туган, халыкның үзенең эченнән кайнап
чыккан татар углы булганга, бөтен татар мәдәнияте, барлыгы, мәхсәрә ителгәндә, аның исемен, аның иҗатын мыскыл ителүе, бозылуы да табигыйдер. Тукай – милләтнең милли хисен уятучы халык шагыйредер. Тукай - татар мәдәниятенә
онытылмаслык байлыклар бирүче бер татар төзүчеседер. Тукай – руслаштыруны танымаучы, аларга контрреволюциончыдыр. Тукай кичәләре, мәҗлесләре, Тукайның шигырьләре халкымызда иске милли дәверләрне исенә төшереп, милли мәдәниятенә яшьләрнең багланышыны котылдырынып, большевизм ялганнарын ерагайтачакты. Тукай берлә киң халкымызны таныштырырга вә, аның шигырьләрен укып, аның белән тормышны җанландырырга вә, аның сөйгән халкының бу көн нинди газап эчендә янган-көйгәнне аңлатып, бер матәм кичәсе уздырырга чакырамыз. Бу - милли-мәдәни эштә картымыз-яшемез, баемыз-ярлымыз бер тән, бер җан кебек хәрәкәт итеп, бөтен милли дошманнарымызга үземезнең үсеп җитеп, мәдәни бер милләт булганымызны күрсәтү уртак бер бурычымыздыр. Һәммәбез өчен уртак, хөрмәтле булган Тукай мәрхүмнең милли рухының да теләге будыр.

1933нче ел
  • 👍 13
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →