TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #1622 355
Күптән түгел, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов татар телен гаиләдә сакларга һәм әлеге мәсьәләне сәясиләштермәскә чакырды.

Бу хакта ул "Мәскәү — Татарстан күпере" IX Мәскәү яшьләр форумында белдерде.

"Татарстанда татар теле турында бик күп сөйләшүләр бара. Елдан-ел татарча сөйләшүчеләр кими. Күпләр борчыла, кемдер баш күтәрә, кемдер яза. Миңа калса, сугышырга да, баш күтәрергә дә, кычкырырга да, урамга байрак күтәреп чыгарга да кирәкми. Тел саклансын өчен бары ул телдә сөйләшергә кирәк, һичьюгы өйдә. Әгәр өйдә тәртипсезлек икән, без президентны гаепли һәм сәбәп эзли башлыйбыз. Сәбәбе — өйдә", диде җырчы.

Милләтебез зарларыннан инде бик күптәннән аерылган Салават әфәнде, Татарстанның хокукларын тулаем алганда юкка чыгарган татар түрәләренең сүзен кабатлый. Татар телен өйдә генә өйрәнегез, каршы чыкмагыз, баш күтәрмәгез, үз хокукларыгыз өчен көрәшмәгез, янәсе.

Шулай итеп Татарстанда татар телен кухня дәрәҗәсенә төшерелүе, милли мәгариф системасын тулаеп юкка чыгарылуы аклана, әлеге эшләр өчен җаваплылык җитәкчелектән гади халык өстенә төшерелә.

Салават әфәнде, Сез бу сүзләр белән бары тик үзегезнең генә дәрәҗәгезне төшерәсез. Киләчәктә милләтебез Сезнең фәлән ел сәхнәдә “Салкын чәй”не җырлап йөрүегезне түгел, ә татарларга карата хыянәтегезне (бу белдерү – татар халкына хыянәт), татар теленә каршы әйткән бу сүзләрегезне, татар телен юкка чыгару кампаниясенә кушылуыгызны искә төшерәчәк. Милләт җүләр түгел ул, Тукай әйтмешли, халык – шагыйрь ул!

Азатлык
  • ❤ 12
  • 🔥 4
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →