АНТАЛИЯДӘ ЗУР ТАТАР ИФТАРЫ УЗДЫ
Изге Рамазан аенда Төркиядә татар ифтарлары оештырылды, алар илнең дүрт шәһәрендә узды.
7 апрельдә зур Татар ифтары оештырылды. Җыен шәһәрнең тарихи үзәгендә үтте. Татар ифтарында 200 ләп кеше катнашты, һәм бу авыз ачу Төркиядә яшәүче татарларның иң зур Ураза аенда иң зур очрашуы иде.
Татарларга теләктәшлек күрсәтү максатыннан җыенга кардәш халыклардан Кырым Татарлары, уйгырлар, ногайлар, казахлар да килгән иде.
Анталиядәге Татар ифтарына милләттәшләрбез махсус татар милли ризыкларын: өчпочмак, кош теле, чәк чәкләр әзерләгән иде.
Истанбул, Әнкара һәм Искешәһәрдәге Татар ифтарларының дәвамы булган әлеге авыз ачу, шулай ук Дәрдемәнднең 165, Мөхлисә Бубыйның 155, Гаяз Исхакый вафатының 70 еллыгына багышланды, берничә ай элек фаҗигале рәвештә вафат булган, "Азатлык" Татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов рухына багышланды.
Җыенда Равил хәзрәт Татарларның бердәмлегенә һәм динебезнең көченә багышланган вәгазь сөйләде.
Наил Нәбиуллин исә, Дәрдемәнднең һәм Мөхлисә Бубыйның юбилейлары, аларның милләтебез өчен эшчәнлекләре, Гаяз Исхакый вафатының 70 еллыгы, бөек юлбашчыбызның хезмәтләре, яшь егет Батырханның Татарларның азатлыгы көрәшүе турында сөйләде, милләттәшләребезне бердәмлеккә чакырды.
Җыенда катнашучыларны тәмле пылау, татар милли ризыклары һәм сөтле чәй белән сыйладылар, һәр катнашучыга Татар байракларын бүләк иттеләр. Анталиядәге Татар китапханәсе һәм рәссам Гөлчәчәк Хисмәтованың рәсемнәре күргәзмәсе дә оештырылды.
Анталиядә Татар ифтары бик җылы мөхиттә һәм милли рухта узды.
Быел Татар активистлары Төркиянең 4 шәһәрендә 6 Татар ифтары оештырды, аларда гомумән 500ләп кеше катнашты.
Post #1582
409
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ Photo
- ❤ 12
- 👍 2
- 🙏 1