TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #1567 475

Forwarded from Гаяз Исхакый

ПОЛЬШАДАН КИТҮ

1939 елның 1 сентябрендә, җомга көнне, таң атканда, немецлар Польшага каршы сугыш игълан иттеләр. Бу көндәлек дәфтәремне нәкъ шул көнне яза башладым.

6 сентябрьдә хөкүмәт, «Варшавага алыну куркынычы яный» дип, безне, ягъни «Прометей» лидерларын, башкаладан эвакуацияләү1 турында карар кабул итте. Төнлә сәгать икенче егерме минутта, машиналарга утырып, юлга чыктык. Кая барасыбызны белми идек, һәрхәлдә, безгә «Варшавага янаган куркыныч беткәнгә кадәр тыныч җирдә урнашкан бер утарда» торачагыбызны әйткәннәр иде. Юлга чыгасыбыз бары бер-ике сәгать элек кенә билгеле булганга, әзерлек эшләрен юньләп башкара алмадык, әйберләребез һәм язмаларыбызны шул килеш калдырып китәргә туры килде. Китү хәбәрен алу белән, мин Варшавада яшәгән илдәшләребездән Мөхәммәтҗан Ибраһимны2, башкалада укыган яшьләрдән исә Али (Акыш)3, Габделәхәт Гәниш4, Кәбир Кәмбир (Камбир)ләрне5 өемә чакыртып алдым. Егетләргә өемдә торып торачакларын әйттем, Мөхәммәтҗан әфәндегә берничә ай өчен квартир акчасын, яшьләргә шулай ук берничә ай ашап-эчеп торырга җитәрлек акча бирдем. Өемдә булган бөтен азык-төлек запасын кулланыгыз, дидем.

Бу хәлләрдән әүвәл Румыниянең Кармен Сельви дигән җиренә барып6, диңгездә коенып, бер ай чамасы ял иткән, 23 августка Төркиягә дә билет алган идем. Нәкъ шул көнне, Констанцага баргач, радиодан Советлар белән Германия арасында дуслык килешүе төзелгәнен ишеттем7. Бу хәбәр миңа зур тәэсир ясады, чөнки мин аның, һичшиксез, Польшага каршы юнәлдерелгәнен аңладым. Польша бу көннәрдә дөнья сәясәтенең үзәгенә әйләнәчәген, демократлар бу ике дәүләткә ачыктан-ачык каршы булачакларын, безнең мәңге дошманыбыз булган русларга каршы позициядә торачак дәүләтләр ягына басу милли мәнфәгатьләребезгә туры киләчәген уйладым.

Төркиягә дигән билетымны ташлап, Варшавага кайттым һәм, чыннан да, андагы халыкның дулкынлану һәм киеренкелек эчендә булуын күрдем. Бер атнадан сугыш та башланып китте. Варшавага кайтканнан бирле әле монда, әле тегендә чабып, ыгы-зыгыда булганга күрә, Румыниядән алып кайткан юл чемоданымны да бушатып өлгермәгән идем. Мөхәммәтҗан әфәнденең сүзен тыңлап, анда тагын бер яңа костюмны да тыгып куйдым.

Юллар качаклар белән тулган булу сәбәпле, ул көннәрдә Варшава урамнарында йөрү бик кыен иде. Машинага, арбага утырып яки җәяү башкаладан качып барган халыкның саны бермә-бер артты. Шәһәр читендә исә меңләгән кешеләр, җирдә чокынып, урлар казып яталар иде. Алар безгә һәм башка качакларга: «Кая качасыз? Әйдәгез, илне бергә саклыйк!» – дип кычкырып калдылар.

Варшаваның шәһәр алды бистәләреннән чыгып бетү өчен дүрт-биш сәгать вакыт кирәк булды. Кояш чыкканчы, каладан мөмкин кадәр ераграк китәргә тырыштык, чөнки, кояш чыгу бе­лән, немец очкычлары Варшаваны бомбага тота башлыйлар иде.

Гаяз Исхакый. Польшадан китү.
Мәкалә тулысынча монда:
https://isxaki.com/2020/08/28/%d0%bf%d0%be%d0%bb%d1%8c%d1%88%d0%b0%d0%b4%d0%b0%d0%bd-%d0%ba%d0%b8%d1%82%d2%af/
Төркиядә чыгучы «Әмәл» журналында 1984 елның 141–149 нчы саннарында төрек телендә басылган.
  • 😢 6
  • 👍 4
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →