TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #1557 447
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ Photo
ИСКЕШӘҺӘРДӘ ЗУРЛАП ТАТАР ИФТАРЫ ОЕШТЫРЫЛДЫ

24 март көнендә Төркиянең Искешәһәр исемле шәһәрендә зурлап Татар ифтары оештырылды. Җыен Төрки дөнья өчен бик мөһим булган, һәм Акчура, Максуди, Исхакыйлар оештырган Төрки учаклар оешмасы бинасында үтте. Татар ифтарында 100 ләп кеше катнашты.

Татарларга теләктәшлек күрсәтү максатыннан җыенга кардәш халыклардан Кырым Татарлары, үзбәкләр, казахлар да килгән иде. Искешәһәрдәге Татар ифтарына милләттәшләрбез махсус татар милли ризыкларын әзерләгән иде.

Истанбул һәм Әнкарадагы Татар ифтарларының дәвамы булган әлеге авыз ачу, шулай ук Дәрдемәнднең 165, Мөхлисә Бубыйның 155, Гаяз Исхакый вафатының 70 еллыгына багышланды, берничә ай элек фаҗигале рәвештә вафат булган, "Азатлык" Татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов рухына багышланды.

Җыенда Равил хәзрәт Татарларның бердәмлегенә һәм динебезнең көченә багышланган вәгазь сөйләде. Наил Нәбиуллин исә, Дәрдемәнднең һәм Мөхлисә Бубыйның юбилейлары, аларның милләтебез өчен эшчәнлекләре, Гаяз Исхакый вафатының 70 еллыгы, бөек юлбашчыбызның хезмәтләре, яшь егет Батырханның Татарларның азатлыгы көрәшүе турында сөйләде, милләттәшләребезне бердәмлеккә чакырды.

Җыенда катнашучыларны тәмле пылау, татар милли ризыклары һәм сөтле чәй белән сыйладылар, һәр катнашучыга Татар байракларын бүләк иттеләр.
  • 👍 9
  • ❤ 2
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →