ИСТАНБУЛДА ТАТАР ИФТАРЫ УЗДЫ
17 март көнне Истанбулның тарихи үзәгендә һәм борыңгы мәдрәсә бинасында, Гаяз Исхакый исемле Татар китапханәсендә Татар ифтары узды. Җыенда 100ләп милләттәшләребез катнашты. Төрки дөньяны өйрәнү фонды бинасында инде өче нче ел рәттән үткәрелә мондый ифтарлар.
Быелгы Татар ифтары Дәрдемәнднең 165, Мөхлисә Бубыйның 155, Гаяз Исхакый вафатының 70 еллыгына багышланды.
Шулай ук мәҗлесебез берничә ай элек фаҗигале рәвештә вафат булган, "Азатлык" Татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов рухына багышланды.
Татар ифтарында татарча вәгазь сөйләнде, бөек шәхесләребез искә алынды.
Кичәбезгә милләттәшләребез татар ризыкларын, өчпочмак, кош теле, чәк чәк әзерләп килгән иде. Бик шәп һәм бердәмлек рухында үтте ифтарыбыз. Ахырдан бергәләп "Туган тел"не җырладык, таныштык, аралаштык.
Ифтарыбызга килгән, ризыклар пешереп алып килгән, мадди ярдәм күрсәткән милләттәшләребезгә олы рәхмәтләребезне белдерәбез!
Бергә булыйк!
Бердәм булыйк!
Post #1532
397






- ❤ 16
- 👍 4