TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #1530 445
ТАТАР АКТИВИСТЛАРЫ “МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ” АКЦИЯСЕН КҮЧЕРҮГӘ КАРАТА РИЗАСЫЗЛЫГЫН БЕЛДЕРДЕ

Ел саен 26 апрельдә, Казанның Бауман урамында үткәрелә торган “Мин татарча сөйләшәм” акциясен цирк бинасы каршындагы мәйданга күчерүләре билгеле булды. “Азатлык” Татар яшьләре берлеге моңа ризасызлык белдереп, Татарстан Мәдәнияте министры Ирада Аюповага мөрәҗәгать юллады.

Берлек рәисе Наил Нәбиуллии имзалаган хатта, Татар яшьләре “Мин татарча сөйләшәм” акциясен цирк янына күчерү карарына кискен ризасызлыгын белдерә диелә. "Цирк мәйданына күчерү татар теленнән көлү буларак күренә, аңа чын мөнәсәбәт күрсәткече булып тора. Ягъни, татар теле һәм аның белән бәйле чаралар шулкадәр “мөһим түгел” ки, цирк янына да җибәрсәк була кебек. Татар теле урыны циркта гына сыман кабул ителә. Моның белән киң җәмәгатьчелек алдында татар теленең дәрәҗәсе төшерелә, аның кирәксез икәнлеге искәртелә. Читтән шулай күренә. “Мин татарча сөйләшәм” акциясен шәһәр үзәгеннән цирк янына җибәрү Татар халкына карата хөрмәтсезлек күрсәтү дә!” – дип белдерә Татар яшьләре.

Татар активистлары фикеренчә, “Мин татарча сөйләшәм” акциясен цирк янына җибәрү татар халкын, татар телен кимсетү буларак бәяләнергә, милләтебезнең күңелдә тискәре хисләр, үпкәләү хисе барлыкка китерергә мөмкин. Үз мөрәҗәгатендә, “Азатлык” яшьләре “Мин татарча сөйләшәм” акциясен цирк янына җибәрмәскә, элеккеге һәм традицион рәвештә үткәрелә торган Бауман урамына кайтарырга чакыра.
  • 😢 13
  • ❤ 1
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →