TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #1522 670
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ Photo
ТАТАР РЕФЕРЕНДУМЫ КӨНЕ КОТЛЫ БУЛСЫН

32 ел элек, 1992нче елның 21 мартында узган Татарстанның статусы турында референдум үтте.

Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Русия федерациясе, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме?" дигән сорауга республика халкының 61,4 проценты "әйе" дип тавыш бирде.

– Татар референдумы тарихка Татарларның бәлки иң мөһим һәм борылышлы нокталарның берсе булып кереп калачак, чөнки татар халкы демократия юлы белән бердәм рәвештә үзенең хокукларына ирешүен күрсәтте. Референдум нәтиҗәләре исә, бөтен дөньядагы татарларның горурлыгы булып тора. Татар халкы өчен 1552нче елның октябрендәге Казанны яклау ни кадәр мөһим тарихи чорларының берсе булса, Татар референдумы көне дә шулай ук иң бөек көннәребезнең берсе булып калачак. 32 ел элек, бу көнне Татар халкы демократик юллар белән үз дәүләтчелеген торгыза алуын күрсәтте. Референдум нәтиҗәләре татарларның демократик, хокукый, тигезлек һәм барлык ватандашларына хөрмәт принципларына корылган җәмгыять төзергә омтылышын ачыктан ачык күрсәтә, – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.

Аның сүзләренчә, 32 ел элек Татарлар бердәм була алды, зур кыюлык һәм ихтыяр көче күрсәтә алды. Бүген безгә 32 ел элек булган бердәмлек рухы җитеп бетми. Киләчәккә өмет югалтмыйча, милләтебезнең бу дөньяда яшәешен тәэмин итү өчен татарларның берләшә алуына ихластан ышанабыз, – дип ассызлыклады Наил Нәбиуллин.

Татар активистлары фикеренчә, 21 март Татарстанның истәлекле көннәр исемлегенә керергә тиеш.
  • ❤ 15
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →