17 март - Истанбулның тарихи үзәгендә һәм борыңгы мәдрәсә бинасында Татар ифтары узды. Җыенда 100ләп милләттәшләребез катнашты. Төрки дөньяны өйрәнү фонды бинасында инде 3нче ел рәттән үткәрелә мондый ифтарлар. Быелгы Татар ифтары Дәрдемәнднең 165, Мөхлисә Бубыйның 155, Гаяз Исхакый вафатының 70 еллыгына багышланды. Шулай ук мәҗлесебез берничә ай элек фаҗигале рәвештә вафат булган, "Азатлык" Татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов рухына багышланды. Кичәбезгә милләттәшләребез татар ризыкларын, өчпочмак, кош теле, чәк чәк әзерләп килгән иде. Бик шәп һәм бердәмлек рухында үтте ифтарыбыз. Ахырдан бергәләп "Туган тел"не җырладык, таныштык, аралаштык.
Ифтарыбызга килгән, ризыклар пешереп алып килгән, мадди ярдәм күрсәткән милләттәшләребезгә олы рәхмәтләребезне белдерәбез!
Бергә булыйк!
Бердәм булыйк!
Post #1501
482








- 🔥 21
- ❤ 5