TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #1491 435
ХУШ КИЛӘСЕҢ, УРАЗА АЕ!

Хөрмәтле милләттәшләребез!
Аллаһының рәхмәте белән тагын бер Ураза аена аяк бастык һәм ошбу изге көннәрне күрә алдык.
Ураза айларыбыз котлы булсын!
Аллаһы җиңеллек, сабырлык белән уразаларыбызны тотарга, күбрәк изге эшләр башкарырга, намазларыбызны укырга насыйп итсен! Ураза ае - ул безгә бер сынау. Ураза ае безгә Аллаһыдан җибәрелгән мөмкинлекләр ае. Ураза ае - өмет һәм тырышлык ае!

Милләтебез киләчәге өчен күптән күп эшләр башкарасыбыз бар. Аллаһы безгә бу юлларыбызда ярдәм итсә иде! Бердәм булыйк һәм һәрберебез хәлдән килгәнне эшләргә тырышыйк!

Бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакый Татарның юлы турында шулай әйткән:

“Татарның кыйбласы ачык итеп тәгаен ителгән: ул үзенең милли барлыгын саклап, үзенең киләчәктә үзенчә үсүенә, алга китүенә килешү – бер нигез әзерләү”.

Икенче бер фикерендә Гаяз Исхакый Татарлар бердәмлек юлында булганда, милләтебезгә бернинди киртәләр булмаганын искәртә һәм халкыбызны тимер белән чыгыштыра.

“Безне цемент кебек бергә баглый торган көчнең берсе милләтчеләребез булса, икенчесе – динебез. Үткәндә бабаларыбызга таулар, сулар каршы килә алмаганы кеби, безгә дә моннан шулай ук аеруча көч була алмаячак.
Безнең халык эреми торган металдан ясалганга, аңа берләшү дәверендә бернәрсә дә каршы тора алмаган вә алмый” – дип әйтә юлбашчыбыз.

Бердәмлек юлында нык булыйк, халкыбызны бөтен җирдә берләштерик, халкыбызның киләчәге өчен һич бер көчебезне кызганмыйк!

Хуш киләсең, Ураза ае! Без сине сагынып көттек!
Аллаһы тоткан уразаларыбызны, догаларыбызны, яхшы эшләребезне кабул итсен! Әмин!
  • 👍 13
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →