TGViewer
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ @azatliqtatar · 672 subscribers
Post #1454 695
СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ Photo
ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ ТУУЫНА 146 ЕЛ

Бүген, 23 февраль Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйның тууына 146 ел.

Гаяз Исхакый… Бу бөек шәхеснең исемендә күпме көч, күпме дәрт, күпме хис, үз халкына күпме мәхәббәт һәм ышаныч!

Бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакыйның 146 еллыгын милләтебез, Татарстаныбыз һәм бөтен Төрки дөнья өчен олы һәм зур вакыйга. Милләтебез өчен бу мөһим юбилейны бик дулкынланып каршы алабыз, чөнки быел Исхакый исемен милләтебезгә кайтару, исемен үз Ватанында яшәртү өчен шактый күп ният вә планнарыбыз бар. Гаяз абыйга безнең мәхәббәтебез һәм хөрмәтебез шулкадәр чиста һәм олы, бу хисләрне әлбәттә сүз белән аңлатып бетерү мөмкин түгел.


Гаяз Исхакый – татар дөньясында Гаяз әфәнденең тормыш юлы, көрәше һәм иҗаты татар тарихында шактый зур роль уйнады. Милли идеолог буларак Гаяз Исхакый милләтне яшәтү һәм үстерү өчен көрәшне идеологик яктан тэәмин итүгә аеруча игътибар бирә. Милли идеяны ул татарны милләт буларак саклап калуда һәм үстерүдә төп идеологик чыганак дип саный. Көрәшче әдип бу идея ярдәмендә төрле җирләргә таралган татарны берләштерергә һәм шул нигездә гасырлар дәвамында инкыйразга дучар булып килгән милләтебезне әлеге афәттән коткарып калырга мөмкин дигән карашыннан чыгып эш итә.

Гаяз Исхакый – татар милләтендә феномен ул. Бар гомерен фәкать азатлык һәм татар милләтенә хезмәт итүгә багышланган бу бөек шәхес безгә бай мирасын калдырды. Әдәби өлкә белән бергә ул татар журналистикасы өлкәсенең үсешенә сәбәпче булды. Билгеле булганча, ХХ Гасыр башындагы ыгы-зыгы – мөһаҗирлектәге татар матбугаты дигән төшенчә барлыкка китерде. Аның башында нәкъ Гаяз Исхакый торды.Туган телнең, мәдәниятнең саклануында һәм үсешендә, милли мәктәпләр беррәттән, вакытлы матбугатның, басма сүзнең гаять зур роль уйнавы бәхәссез хакыйкать. Шуны күздә тотып, Гаяз Исхакый мөһаҗирлектәге татарлар өчен төрле газета-журналлар чыгарырга тырышкан. Исхакый чыгарган газета-журналларның эчтәлеге, рухы төрле-төрле. Мәсәлән “Яңа милли юл”, “Милли байрак” та сәяси як, Идел-Урал идеясе көчле. Ә инде икенче газеталарда икътисад һәм башка өлкәгә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелә. Әмма нәрсә генә булмасын ул газета-журналларда аерымлыкка караганда уртаклык, якынлык көчле. Ул татар милләтенең язмышын үзәккә куюдан, халкыбызның бүгенгесе, киләчәге турында кайгыртудан гыйбарәт. Исхакыйның газета-журналлар буенча актив эшчәнлеге бүгенге көн журналистларына үрнәк була ала. Манчжуриядә Гаяз әфәнденең «Милли байрак» газетасын гына искә алыйк. Бу басма 1935 елның 1 ноябреннән Мукдән каласында нәшер ителә башлый. Газетаның барлыгы 440 саны дөнья күрә. Газета Финляндиядә, Германиядә, Төркиядә, Япониядә, Кытайда, Мисырда, Согуд Гарәбстанында һәм башка илләрдә таралган. Бүгенге көндә дистәләгән чит илләрдә таралучы бер генә татар газета яки журналы да юк. Исхакый үзе дә оста публицист, аның камил теле, тирәнтен фикерләве, вакыйгаларны алдан күреп анализлавы, фаразлый белү сәләтенә искиткеч.


Гаяз әфәнде милләтебезне үстерүдә, дөньяга танытуда, рухи яктан байлыгын арттыруда, татар әдәбияты һәм публицистикасының сыйфатын үстерүдә гаять зур өлеш кертте. Бүгенге көндә аның эшләре, заманында әйтелгән фикерләре вә сүзләре шактый актуаль булып тора. Шуңа да, без XXI гасырда яшәүче татарлар, Гаяз Исхакыйның эшчәнлеген, әсәрләрен, гомумән мирасын сакларга һәм халкыбызның киң даирәләренә таныту өстендә эш башкарырга тиешбез, дип уйлыйм. Юлбашчыбыз үзенең бөтен аңлы гомерен милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуга, аның иминлеге һәм якты киләчәге өчен көрәшүгә багышлаган. Гаяз Исхакый вафаты алдыннан язылган мәгънәви васыятендә дә милли идея нигезендә дөньяга сибелгән милләттәшләрен берләштерү белән үстерүне киләчәк буыннарга иң мөһим милли бурыч итеп калдыра. Бу бурычны гамәлгә ашыру хәзер, ХХI гасыр башында бөтен Татарларның эшенә әверелде. Һичшиксез, Гаяз Исхакый иҗаты, көрәше һәм хыяллары безнең өчен рухи көч чыганагы булып тора.
  • ❤ 9
  • 👍 1
More from @azatliqtatar
  1. Jan 21, 2025Сәлам, дуслар! https://t.me/tatarnail Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе,…
  2. Jan 17, 2025Заявление Союза татарской молодежи «Азатлык» В связи с распространением в средствах массов…
  3. Jan 11, 2025https://www.youtube.com/watch?v=b6lAJe44sOw&t=118s
  4. Jan 11, 2025Татар информ хәбәр итә: Күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлашу…
  5. Jan 11, 2025ЗУР ЮГАЛТУ Татар милләте зур югалту кичерә. Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарста…
  6. Jan 10, 2025Channel name was changed to «СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ»
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →