СИРӘК КИТАПЛАР ФОНДЫ ОЕШТЫРАБЫЗ
Хәерле көннәр милләттәшләребез!
Берничә мөһим яңалык белән уртаклашырга ашыгабыз!
Беренчедән, Анталиядәге китапханәбезгә яңа китаплар килде. Аларны алып укырга ашыгыгыз.
Икенчедән, Истанбул һәм Анталиядәге Гаяз Исхакый китапханәләре кысаларында Татарларга кагылышлы сирәк китаплар фонды булдыру карарын кабул иттек. Беренче бик кыйммәтле экспонатыбыз бу арада кулыбызга килеп эләкте. Нәкъ 70 ел элек, Гаяз Исхакыйның якын дусты, Азәрбәйҗанның беренче Президенты Мәмед Әмин Рәсүлзаде үзе чыгарган Azerbaycan журналының июль-август санын бастырган. Әлеге сан Гаяз Исхакыйның вафатына багышланган. Бу тарихи журнал санына 70 ел. Китапханәбездәге җыеннар вакытында һәркем аны ачып карый алачак. Икенче экспонатыбыз, 2004 елда Төрки тарих журналының бер саны. Анда Гаяз Исхакый фотосы тышлыкта бастырылган.
Сүз уңаеннан, Мәмед Әмин Рәсүлзаденың тууына 140 ел. Исхакый белән дуслыгы бик көчле булган. Уртак фотоларын да күрә аласыз.
Post #1422
525



- 👍 12
- ❤ 2
- 🥰 1