ЯҢА СЕЗОНГА АЯК БАСТЫК! 🎉
🎭 Кичә, 16 сентябрьдә, «Нур» театрында XXXV юбилей иҗат мизгеленең ачылу тантанасы булды. Вакыйга Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча «Ашыкма» спектаклен күрсәтү белән билгеләнде. Режиссёр — Башкортстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Зиганшин.
🙌🏻 Театр коллективы өчен аеруча әһәмиятлесе — иҗат мизгеле ачылуында Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гайсин Ринат Рәшит улының килүе булды.
Юбилей сезоны дәвамында театр тамашачыларны яңа куелышлар һәм кызыклы проектлар белән сөендерәчәк. Театрның рәсми сайтында teatrnur.ru һәм социаль челтәрләрдә яңалыкларны күзәтеп барыгыз. 💚
Post #3237
47


